Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт ярдәмче подпрограммасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, Ведомствоара эшче төркем рәисе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, Урыссу - Октябрьск автомобиль юлының өченче километрында, ГАЗ-2705 маркалы автомобильдә, этикеткасыз 10 данә 5 л сыешлы полимер савытларда, үтә күренмәле спиртлы сыекча ташу факты ачыкланды. Алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 41 литр тәшкил итте.
2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар кысаларында «Уңыш» базары территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар һәм сатучыларга товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда, шул исәптән дистанцион ысул белән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.
8.02.2011 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү буенча комиссия утырышы булды. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе исеменнән утырыш эшендә баш киңәшче Руслан Никонов катнашты.
РФ Хөкүмәтенең 04.02.20021 ел, № 109 карары нигезендә, лицензияләр гамәлдә булу вакыты 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге вакыт аралыгында чыга һәм гамәлдә булу вакыты 12 айга озайтыла, № 109 карарына 1 нче кушымта булып торучы сроклы лицензияләр һәм башка рөхсәтләр исемлеге нигезендә озайтыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе республикага күпләп сату оешмалары тарафыннан кертелгән алкогольле продукциянең сыйфатына, куркынычсызлыгына, легальлегенә һәм әйләнешенә тикшерү үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алкогольле продукциягә теркәү номеры язылган стикер кертелә һәм норматив документлар таләпләренә, озату документларына туры килү-килмәүне раслау турында таныклык бирелә.
Өлкән буын – зур игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итүче катлам. Һәрвакыт зирәк буын файдалы киңәшләр бирә, тәҗрибә белән генә түгел, ә күңеленең юмартлыгы белән дә уртаклаша. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре бу иң ярдәмчел һәм игелекле аудиториягә аерым игътибар бирергә тырыша.
2021 елның 5 февралендә Кукмара районының Каркаус авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районына барып, анда үткәрелгән контроль-инспекция чаралары кысаларында әйләнештә 8,5 литр күләмендә яраклылык срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре булуны ачыклады. Сыра эчемлегенең гамәлдә булу срогы гыйнвар аенда ук бетүгә карамастан, ул әйләнештә булуын дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы буенча Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы Zoom платформасында узды.