Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан ТР Әтнә муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультация үткәрелде.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Мөслим муниципаль районының Тойгелде авылы кибетләренең берсендә тиешле документлардан башка гына алкогольле продукция сату турында мөрәҗәгать килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында Буа һәм Апас районнары территориясендә урнашкан кибетләрдә берничә хокук бозу очрагын ачыклады.
Югары технологияләр заманы безгә өйдән чыкмыйча гына теләгән товарларны сатып алырга мөмкинлек бирә, ә хәзерге вакытта безнең сәламәтлегебезне саклый да. Без барыбыз да «Сакланганны саклармын» дигән атаклы әйтемне беләбез. Нәкъ менә хәзер, гражданнарга массакүләм аралашулар һәм очрашуларны булдырмау кулайрак булганда, ярдәмгә интернет-кибетләр килә. Бу - интернет челтәре аша товарлар белән сәүдә итүче сайтлар, алар онлайн кулланучыларга бер төймәгә басып кына кирәкле әйберне сатып алырга мөмкинлек бирә.
Товарда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Әмма, сатучылар еш кына экспертиза үткәрү срокларын бозалар һәм товарның сыйфатын тикшерүгә тапшырганда экспертиза үткәрү вакытын 20 көн итеп билгелиләр. Шул ук вакытта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә экспертиза кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда үткәрелә.
2021 елның 4 февралендә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә Тәтеш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы кураторы Татьяна Хәбибуллина, территориаль орган начальнигы Рифат Сөнгатуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай шәһәре буенча әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина шәһәрнең күпфункцияле үзәгендә кизү тору үткәрде.
Безнең һәркайсыбыз көн саен товарлар, хезмәтләр, эшләр кулланучыга әверелә. Кулланучы еш очрый торган хокук бозуларның берсе – товарның күрсәтелгән бәясе белән чектагы бәя арасындагы аерма. Мондый хокук бозу сатып алучылар күп булган эре кибет һәм супермаркетларда еш күзәтелә. «Бу очракта безнең нинди хокукыбыз бар?» - бу сорау «Пятерочка» кибетендә профилактик чара үткәрү барышында кулланучыларны аеруча кызыксындырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыларга һәм кибет хезмәткәрләренә бу уңайдан җентекле аңлатма бирде.
2021 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль органга буйсынган Питрәч муниципаль районына барып кайтты.
2021 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең законда билгеләнгән сәгатьләрендә сыра сату факты ачыкланды.