ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

2021 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча шәһәр җирлегенең Иске Айван авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлки районында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар үткәрелде. Шулай итеп, үсеп килүче буынның кулланучылар белемен арттыру, белем бирү процессының стандарт булмаган рәвешләрен үстерү өчен Иске Матак урта мәктәбе укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 10 февралендә Алабуга муниципаль районында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату максатыннан, Кукмара шәһәренең күп функцияле үзәгендә консультация өстәле үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә граждан мөрәҗәгать итте: ул 1,5 ел элек сатып алынган системалы блокны ремонтка тапшырган, анда USB кушымтасын алыштырырга кирәк булган. Товарга гарантия срогы тәмамланган булганга күрә, кулланучы әлеге хезмәт өчен сервис үзәгенә үз акчасын түли. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәхси йорттан республика җитештерүчесенең пыяла шешәләренә агызылган билгесез спиртлы продукция сату белән шөгыльләнүчене ачыклады.

Тэги: административ хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 42 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында закон тарафыннан тыелган вакытта алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыклады. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәренең КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация үткәрде. Территориаль орган белгечләре катнашучыларны 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы белән таныштырдылар һәм пластик савыт-саба куллану буенча анкеталау оештырдылар. Анкета нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 93,5%ы пластик савыт-саба белән файдалануын күрсәтте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә чираттагы очрашу уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан азык-төлек товарлары, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен сату өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр А.А. Фәррахов өчен чара оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International