2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Троицкий Урай авыл җирлегендә яшәүчеләрне яңа елда беренче тапкыр күчмә кабул итү үткәрде.
2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуган авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны кабул итү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Мирас+» ҖЧҖ сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде. Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларның аерым төрләрен сатуның яңа Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлегә Россиядә көчле хәмерне маркировкалау мәсьәләсен карамый, дип белдерде Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров.
"Көчле алкоголь һәм балалар туклануын маркировкалау мәсьәләләрен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлегә күз уңында тотмый", - диде Мантуров "Российская газета" га биргән интервьюсында.
2021 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итү өчен Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән административ тикшерү үткәрү өчен Түбән Кама кибетләренең берсендә дару формаларын әзерләү өчен 95% этанолның (халыкта “фанфурик” дип аталган) фармацевтика антисептик эретмәсен сату факты буенча материал алынды. Әлеге сәүдә объектында хуҗалык эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр бу “пычрак” эш белән беренче тапкыр гына шөгыльләнми.
2021 елның 11 гыйнварында "Университет" мәктәбендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон катнашында педагогик совет узды. Педсовет күңелле нотадан башланды: “Университет” мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Анна Зеленовская чакырылган кунак – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафинаны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада җиңүчесен бүләкләү өчен тәкъдим итте.
Кулланучылар белемен арттыру максатыннан, 2021 елның 12 гыйнварында Әтнә районы Олы Мәнгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый дәрес үткәрелде.
Хөкүмәт җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь һәм алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми торган территорияләр чикләрен билгеләүнең яңа кагыйдәләрен раслады. Яңа тәртип буенча, тирә-юнь территорияләренең күләме муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары тәкъдимнәре һәм иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре нигезендә билгеләнәчәк.
Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт хәбәр итә, «этил спиртын җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт җайга салуы турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 436 нчы Федераль закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә, хәбәр итә, алкогольле һәм спиртлы продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» һәм «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукцияне маркировкалау өчен федераль махсус маркалар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә гариза бирү БДАМСның универсаль транспорт модулен кулланып кына башкарылачак.