Россия ФТС: акциз маркалары буенча Россия Федерациясенә чит илдә җитештерелгән алкогольне 2021 ел азагына кадәр генә кертү рөхсәт ителә. 2021 ел азагына кадәр «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22 ноябрь, 1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон алкоголь продукциясен законсыз җитештерүгә һәм әйләнешкә каршы торуга, шулай ук этил спирты җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләр системасын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде (2020 елның 22 декабрендәге 436-ФЗ номерлы Федераль закон).
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында түбәндәге сылтама буенча https://tataruslugi.ru/ юл хәрәкәте Кагыйдәләрен бозуны фото- һәм видео автомалаштырылган система ярдәмендә билгеләнгән административ хокук бозулар турындагы карарлар күчермәсенең электрон вариантын алу мөмкинлеге булдырылган.
2020 елда массакүләм мәгълүмат чаралары кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында актив катнашты. Чистай территориаль органына караган районнардан массакүләм мәгълүмат чараларыннан 14 гариза керде. Журналистлар түбәндәге номинацияләрдә катнашты
Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
2020 ел гади генә булмады, һәм ул инде тарихта. Алда безне яңа 2021 ел көтә. Ул нинди булачак – һәрберебезгә бәйле.
Сезнең йортыгызга шатлык, мәхәббәт, тылсым, уңыш килсен! Сезгә чын күңелдән иң изге теләкләрегезнең чынга ашуын, якты вакыйгалар, сәламәтлек, бәхет телим!
Дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе массакүләм мәгълүмат чаралары арасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурс үткәрә. Бүген республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Яңа ел алдыннан Менделеевскида «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булды. Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев шәхсән үзе Олимпиадада җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырды
28 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин 2020 елгы календарь чорына йомгак ясауга багышланган киңәшмә үткәрде
Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, 2020 елның 29 декабрендә Zoom платформасында видеоконференцэлемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм «Роспотребнадзор»ның ТР буенча территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру турында фикер алышынды.
Узып баручы ел Татарстан Республикасында «Хәтер һәм Дан елы» булып тора. Шул уңайдан юбилярларны хөрмәтләүгә аерым игътибар бирелә. 2020 елның декабрендә Цыгановлар гаиләсе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
«Теләкләр чыршысы» ирекле акция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Менделеевск шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Лиянең хыялын тормышка ашырды. Бүген Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 8 яшьлек кызга яңа ел бүләкләре алып килделәр. Бу вакытта кыз белән видеоэлемтәгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе чыкты.