Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы йомшак мебель, нәкъ менә кәнәфи сатып алу белән бәйле килеп туган бәхәсле ситуацияне хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. Кулланучы йокы бүлмәсе өчен билгеле бер төстәге кәнәфи сатып алырга булган.
Республикада яшәүчеләргә ике төрле билгеләнештәге суррогат һәм спиртлы продукция саталар.
Бүген, 2020 елның 22 декабрендә, Казан шәһәренең 98 нче мәктәбендә тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты - кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Һәр кулланучы теге яки бу товарны сайлап алганда, сәүдә объектларында ярдәм сорап сатучыга мөрәҗәгать итә. Шуңа бәйле рәвештә, сатучы сәүдә, кулланучы хокуклары, сатучының бурычлары һ. б. өлкәсендә законнарны белергә тиеш.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча районында яшәүче бер ханым консультация сорап мөрәҗәгать итте: шәхси проект буенча шкаф-купе әзерләүгә заказ биргән. Килешүдә заказны үтәү срогы 20 көн дип билгеләнгән. Әмма күрсәтелгән вакыттан соң 1 айга узган инде. Без нәрсәгә хокуклы?
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михееваның Баулы муниципаль районы башлыгы, Баулы муниципаль районы Советы Рәисе, Баулы шәһәре мэры Рамил Гатиятуллин белән эшлекле очрашуы булды. Очрашуның темасы бик күңелле.
2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Буа районы Башлыгы Р.Р. Камартдинов катнашында Буа муниципаль районында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
2020 елның декабрендә спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү автоматлаштырылган рәвештә 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр башкарылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны куллану күнекмәләрен ныгыту максатыннан чыгып, Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүчеләр өчен чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 12 нче номерлы мәктәп-лицееның 8 сыйныф укучылары өчен «Үз белемеңне тикшер» дигән темага дәрес-викторина үткәрде. Дәреснең максаты - конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен алынган белемнәрне куллану сәләтен үстерү.