2020 елның 25 декабрендә, Казан шәһәренең 159 нчы лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән 11 айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Очрашу башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аннары территориаль органнар җитәкчеләренә «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билге тапшырылды, лаеклы ялга чыгу уңаеннан, Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Марина Тихоновага «ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде.
2020 елның 24 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына кергән ике гариза карап тикшерелде.
Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллинага күңелле миссия йөкләнде - «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча үткән Олимпиада призерларын бүләкләделәр.
Бүген, Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицеенда кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Кызыл помада» кибете эшкуарлары белән очрашу үткәрү өчен чакырылган иде. Кибет төрле товарлар: хатын-кызлар киеме, аяк киеме, аксессуарлар, сумкалар һәм бижутерия сату буенча махсуслашкан. Очрашу барышында кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиадада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
2020 ел ахырына якынлаша. Районнарда ведомствоара комиссия утырышлары уза. 2020 елның 21 декабреннән 23 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Татарстан Республикасының Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышларын үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Шәйхиева Г. Н.ның көндәлек товарлар белән сәүдә итүче сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрде.