ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Нәүрүз» АХҖК сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде.

Тэги: товарларны сату кагыйдәләре

2020 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Вересаев урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Уңыш»  ТК» ҖЧҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

Эшмәкәрләр, сатучылар, шулай ук кулланучылар кулланучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Тэги: закон һәм норматив актлар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында, Кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм үз хокукларын кулланучылар буларак яклау системасын гамәлгә ашыру максатларыннан, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Луч поселогында территориаль орган начальнигы вазыйфаларын башкаручы җитәкчелегендә, чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны устерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Забота» үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Өлкәннәр көне декадасы кысаларында белгечләр барлык катнашучыларны көзге бәйрәм белән котладылар

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

21 нче гасыр - цифрлы технологияләр һәм мәгълүматлаштыру заманы. Бүгенге тормышны көнкүрешне җиңеләйтүче электрон җайланмалардан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, хәтта иң ышанычлы электроника да, җитештерүче сыйфат өчен ничек кенә көрәшмәсен, кайчагында төрле сәбәпләр белән бәйле өзеклекләр бирә.

Сатучыларны һәм эшкуарларны сәүдә кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча агарту максатыннан, Саба районындагы Юмагулова Н.И. һәм Сәмигуллина А.А. шәхси эшмәкәрләренең сәүдә объектларында Арча территориаль органы белгече тарафыннан белем бирү семинары үткәрелде.

Сатучылар азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарларны сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, төрелгән азык-төлек продукциясен маркировкалауга карата таләпләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив хокукый актлар нигезләмәләрен бозган очракта сатучының җаваплылыгы белән таныштылар.

Тэги: сату кагыйдәләре

7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты -район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттырырга ярдәм итү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 32нче комплексында урнашкан «Кубани шәрабы» дип аталган сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуда булу факты ачыкланды. 

Кулланучылар белемен арттыру, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларны дөрес куллану тәртибе буенча Хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марсель Шаһидуллин КФУның 3 нче курс студентлары белән дәрес үткәрде.

Өлкәннәр декадасында өлкән буын кешеләре өчен төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән мондый очрашуларны өлкәннәр шатланып һәм түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки күңелле аралашу – аларның тормышларын җанландыра торган кечкенә булса да шатлык бит.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International