Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистайның Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция-әңгәмә оештырды.
2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.
2020 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре А.Е. Кранатов Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан «Русалко» кибете хезмәткәрләре белән чара үткәрде.
Халыкның хокукый грамоталыгын арттыру максатыннан һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы кулланучылары һәм хуҗалык итүче субъектлары өчен чаралар комплексы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә авылында кулланучылар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар комплексы үткәрде.
4 октябрьдә, кояшлы ял көнендә, Горки-Әмәт урман паркы территориясендә «Гриль-фест» фестивале булып узды. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эш алып бару максаты белән, чарада эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ШЭ Закирова Г. А. ның яңа ачылган кибетендә яңа эшли башлаган сатучылар өчен укыту семинары үткәрде. Семинар РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре пунктларын өйрәнүдән башланды.
Мөслим муниципаль районы территориясендә полиция хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очракларын ачыклау максатыннан системалы рәвештә контрольдә тоту чараларын тормышка ашыралар, шул исәптән гражданнар тарафыннан сыйфатсыз спиртлы продукцияне сату фактларын да ачыклыйлар.
Җиһазлар - кыйммәтле товар һәм көн саен түгел, ә озакка сатып алына. Җиһазлар сайлау җиңел түгел, монда иң мөһиме – ялгышмаска кирәк. Әмма һәрвакытта да җиңел генә башкарып чыга торган эш түгел. Кайсыбер очракларда, уңышсыз җиһаз сатып алынганда, намуссыз сатучыларга юлыкканда, озакка сузылган суд процесслары башлана, экспертизага акча түгелә, нервлар какшый.
2020 елның 1 октябрендә шәһәр Мәдәният сараенда Өлкәннәр декадасына багышланган тантаналы чара узды. Пенсионерларга, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп бик күп җылы сүзләр әйтелде. Өлкән буынга Ватан хакына күпьеллык намуслы хезмәтлщре, зур җәмәгать эше, яшьләрне тәрбияләү һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерделәр.