ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы тарафыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган балалар рәсемнәре конкурслары үткәрелде. Конкурслар үсеп килүче буын тормышында тарихи хәтерне сынлы сәнгать ярдәмендә саклап калу һәм мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында пенсионерлар төрле бушлай хезмәтләр ала, махсус акцияләрдә, спорт чараларында, иҗади кичәләрдә һәм төрле бәйрәм очрашуларында катнаша, музей һәм кинотеатрларда бушлай була алалар.

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә 2020 елның 8 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Өлкәннәр көне - ул үзенчәлекле көн - буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы. Үз тарихын белмәгән, өлкән буын турында кайгыртмаган җәмгыятьнең алга таба үсеш перспективалары юк. Безнең һәркайсыбызның изге бурычы - олы яшьтә булган кешеләрне ярату һәм игътибар белән әйләндереп алу.

2020 елның 1 октябрендә лаеклы ялда булган коллегаларны өлкәннәр көне белән котлау матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина элеккеге хезмәттәшләрен - Шәймуллина Фәврия Вафа кызын, Юзеева Нина Герасимовнаны, Шаһиева Дания Госман кызы, Юнысова Минсара Сафин кызын өйләренә барып котладылар. Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы алды, игътибар күрсәткәннәре, хөрмәт һәм бүләк җыелмалары өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашуда катнашучыларның барысында да күңелле тәэсирләр калды.

«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Бура-Кирта авылы кибетендә алкогольле продукция, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләре тиешле товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта исәпкә алмыйча гына сатыла диuoy хәбәр килде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кергән мәгълүмат тикшерlt, тикшерү барышында әлеге факт үзенең раславын тапты.

Мәрхәмәтлек айлыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән план нигезендә, Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында «Шәфкать»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә өлкәннәр өчен чара оештырылды һәм үткәрелде. Үзәкнең өлкән яшьтәге ял итүчеләре кулланучылар хокукларын яклау буенча чарада катнашты.

2020 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучы «Форсат» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшкуар өчен укулар үткәрде.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Өлкәннәр көне - ул тормышның үзенчәлекле мизгеле, бу көнне барлык изге сүзләр һәм матур теләкләр зур тормыш юлы үткән кешеләргә юллана.

Барлык шәһәр һәм районнарда өлкән яшьтәге кешеләр декадасы старт алды. Беренче октябрь алар өчен календарь дата гына түгел: аларның һәркайсы бу көнне игътибар һәм кайгыртучанлык тоярга тели. Асылда, бу яшь буынның игътибарын өлкән буын кешеләренә җәлеп итү өчен тагын бер сәбәп. Традиция буенча, 1 октябрь көнне төрле чаралар үткәрелә. Предприятие һәм оешмалар, шулай ук уку йортлары үз пенсионерлары өчен чын бәйрәм әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International