ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне – җәмгыятьтә яшәүнең бер генә аспектына кагыла торган агарту чарасы. Әмма бу аспект бик тә мөһим, чөнки барлык кешеләр диярлек көн саен кулланучы ролендә катнаша.    

2020 елның 17 нче мартында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе, Сеҗе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Арча муниципаль районының Курса-Почмак урта мәктәбе директоры һәм мәктәп укучылары белән берлектә, юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнашты. Иске Масра, Югары Масра, Курса-Почмак авылларында яшәүче 14 тыл хезмәтчәне, укучылар белән очрашып, юбилей медальләре алды. 

Такси хезмәтләреннән файдалану – ул рәсми такси чакырту һәм картада заказ үтәлешен күзәтү мөмкинлеген бирә торган сервис. Диспетчерга шалтыратып, сайтларга кереп яки смартфоннар өчен махсус мобиль кушымта аша таксига заказ бирергә була. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында «Такси хезмәтләре» темасына анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 118 респондент катнашкан.

17 нче март көнне Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган комплекслы чара уздырылды.

Көн саен кешеләр үзләре, гаиләсе, якыннары өчен, йортка яки фатирга җитештерүчеләрдән, шулай ук арадашчы-сатучылардан товарлар сатып ала. Миллионнарча россияле көн саен кулланучы ролендә катнаша, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, әйберне ирекле сайлап алу, иминлек, зыянны түләттерү, сау-сәламәт тышкы тирәлек хокукын тәэмин итә. 

2020 елның 17 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр уздыру залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә – «Татспиртпром» АҖ җитештергән спирт һәм аракы продукциясе буенча ябык дегустация.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль бүлекчәсе белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучы белемнәрен арттыру максатында, Сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече ТР «Күпфункцияле үзәк» ДБУ Минзәлә филиалында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде. Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек нәрсәдер сатып ала яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдалана, ягъни кулланучы мөнәсәбәтләрендә катнаша. Россия Федерациясе законнарында кулланучыларның хокуклары шактый ышанычлы якланган. Фәкать андагы барлык механизмнарны файдалана белергә, әлеге законнардагы нечкәлекләрне өйрәнергә һәм гамәлдә куллана белергә генә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Чистай территориаль бүлекчәсе белгечләре белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, «Планета одежды и обуви» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды.

Кулларның чиста булуы бик мөһим, ләкин су белән сабын булмаса нишләргә соң? Мондый очракларда кул өчен антисептик чаралар ярдәмгә килә. Андый препаратлар бик нәтиҗәле, чөнки барлык микробларны да юк итә, дип исәпләнә.

Антисептиклар – алар авыру чыганагы булырга мөмкин булган микроорганизмнарны юк итәргә сәләтле, аларның үсешен һәм үрчүен бастыра торган махсус матдәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International