Ел саен Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 15 нче март көне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә чираттагы чара үткәрелде, белгечләр «Зарина», «Спортмастер», «Снежная королева», «Gloria Jeans» кебек сәүдә нокталарында булдылар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү максатында гражданнарны да кабул иттеләр.
2020 елның 13 нче мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Алабуга районы КФҮ» ДБУ филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр автобусында пассажирларның кулланучы буларак хокукларын яклауга бәйле сорауларына җавап бирде. Халык начар хезмәт күрсәтелгәндә яки браклы товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеге турында белде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә: 2020 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак
Быел «Рациональ кулланучы» шигаре белән узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Алабуга шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен чаралар үткәрде.
2020 елның 13 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Вьетнамский» сәүдә комплексында гражданнарны кабул итте.
Белгечләр консультациясе – сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында оператив хәл итү. Консультация сатучылар өчен дә, кулланучылар өчен дә кирәк.
Менделеевсктагы «Магнит» кибетләренең берсендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге белән берлектә, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, 2020 елның 12 нче мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексын үткәрде.
12 нче март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Алексеевск бистәсендәге күпфункцияле үзәктә булдылар, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле оештырылды.