Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Белоруссия ярминкәсе"н үткәрү традициягә керә. "Камаз" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Белоруссиядән килгән товарлар сату ярминкәсе уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормаларын үтәү темасына халык арасында анкета үткәрде.
Анкетада барлыгы 64 респондент катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече тарафыннан Балтач муниципаль районының "Балтач гимназиясе" МББУ кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.Р. Гәрәева сатучылар һәм эшкуар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатып, укулар үткәрде.
Муниципаль берәмлекләрдә расланган графиклар нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышларын үткәрү дәвам итә. Үткәрелә торган утырышларның максаты – муниципаль берәмлекнең ваклап сатучы алкоголь базарында мөнәсәбәтләрне җайга салу, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау һәм бу мәсьәлә буенча ведомствоара хезмәттәшлек оештыруга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районындагы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре автокала кибетләренең берсендә шәһәр халкына сатыла торган, товар озату документлары булмаган 60 литр күләмендә сыра продукциясен законсыз әйләнештән алды. Моннан тыш, әлеге алкогольле продукция БДАМС системасында да чагылыш тапмаган.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча өзлексез рәвештә эш алып барыла, аларда бәян ителгәннәрнең күбесе раслана.
2019 елның 25 сентябрендә Алабуга һәм Менделеев муниципаль районнарында алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияләрнең чираттагы утырышлары булып узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага республика олимпиадасын үткәрү чорында Теләче муниципаль районының "Теләче урта мәктәбе" МББУ 11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме темасына дәрес үткәрде.