ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалына килүчеләргә консультация бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Кышкы спорт инвентаре" дигән темага анкета үткәрде.

Сораштыруда 73 кеше катнашты.

2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече "Болгар кадет интернат-мәктәбе" ДБББУ өлкән сыйныф укучылары өчен экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә һәм дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм кулланучы белемнәре нигезләрен өйрәнү буенча сыйныф сәгате үткәрде.

2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәрендә картлар һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек әйләнәсе "Ышаныч телефоны" эшли: +7 (987) 296-68-93. Әлеге номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдаланып эш итү фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы,  хезмәткәрләрнең дәүләт хезмәтенә кагылышлы тыюларны һәм чикләүләрне  үтәмәвенә бәйле фактлар турында хәбәр итә ала. Хәбәр җибәрүчеләрдән алынган мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "10нчы татар-рус гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ һәм "40нчы гимназия" МББУ укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында сатып алучылар өстенлек бирә торган әйберләр темасына анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 75 респондент катнашты.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек башлыклары, территориаль органнар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар өчен чираттагы чараны үткәрде.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Күп еллар дәвамында Чистайда, бөтен Россиядәге кебек үк, "Милләтләр кроссы" россиякүләм йөгереш көне уза. Быел да искәрмә булмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International