ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты гражданнарга азык-төлек булмаган товарлар, нигездә элемтә чараларына аксессуарлар сатучы кибеттә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне — безгә чиксез кадерле кешеләр көне - әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне ул! Олы буынның безнең яратуга, кайгыртуга һәм игътибарыбызга мохтаҗ булуын тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Һәм без олы яшьтәге һәр кеше картлыкның тормыш зирәклеге, еллар узу белән тупланган тәҗрибә, кеше үзен багышлаган эш икәнен аңласын өчен күп көч куябыз.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция үткәрде.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрделәр. Әлеге чара Халыкара өлкәннәр декадасына багышланган иде. 

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Болгар шәһәренең күп функцияле үзәгендә консультация өстәле үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече чираттагы тапкыр көзге атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Бу юлы ярминкә Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Өлкән буынга һәм барлык теләүчеләргә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен авыз итәргә тәкъдим ителде. Ярминкә бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Халыкара өлкәннәр көнендә һәрберебезнең йөрәге өлкән буын кешеләренә тирән рәхмәт хисләре белән тула.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск районы хакимияте вәкилләре белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасында катнаштылар.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Элеккеге хезмәттәшләрне өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен традициягә әйләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров лаеклы ялда булганнарны - Шәймуллина Фәүрә Вафовнаны, Юзеева Нина Герасимовнаны, Шәйхиев Илһам Гайфи улын, Шаһиева Дания Госман кызын, Юнысова Минсәрә Сафин кызын котлады. 

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Тәрәзә артында - алтын көз, ә календарьда - алтын яшьтәге кешеләр бәйрәме. Октябрь башында өлкән буынның иң лаеклы, зирәк, хөрмәтле вәкилләренә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International