Күптән түгел Россиягә популяр күчмә туклану хезмәте - «Кейтеринг» килде. Күп кенә россиялеләргә бу сүз инде яхшы таныш, әмма барысы да аның артында нәрсә яшеренгәнен, нинди сервисны шулай дип атауларын һәм аны нинди ситуацияләрдә кулланырга мөмкинлеген төгәл белеп бетерми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре белән берлектә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ГЭБ һәм ПК хезмәткәрләре үткәргән оператив-эзләү чаралары барышында Кукмара районының бер торак пунктындагы кибеттә тиешле лицензиясез һәм товар үткәрү документлары булмаган алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 80,375 л булган 19 төрле алкоголь продукциясе әйләнештән тартып алынган.
Татар Саралы авылы халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова белән очрашты.
2024 елның 3 апрелендә Ташкичү авыл җирлеге бинасында, Арча районы Ашытбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатыннан, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәрләрләр Мостафина Л.Р. һәм Гыйләҗева Н. Н. сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Р. Н. Сәлахетдинов кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр (Балтач районы).
2024 елның 4 апрелендә Кукмара районының Түбән рус авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү булды.
2024 елның 4 апрелендә Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова үткәрде. Алкоголь продукциясен сату турында сөйләштеләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районы Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп терминнары һәм нормалары белән таныштырдылар.