Сөтне кайда сатып алу яхшырак? Сезнең алда сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт икәнлеген ничек аңларга?
Сөт - кеше диетасында иң мөһим ризыкларның берсе. Һәр россияле уртача елына 170 литрдан артык сөт эчә. Сөт - минералларның, беренче чиратта кальцийның, шулай ук витаминнарның иң кыйммәтле чыганагы булып санала. Сөтнең сыйфаты берничә фактор белән билгеләнә. Беренче чиратта, сатып алучыларны аның табигый булуы кызыксындыра. Ә менә югары бәя һәрвакыт сыйфат гарантиясе булып торамы?
Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре өлкәннәр белән очраштылар һәм «Яшел Үзән муниципаль районының Үзәк китапханә системасы» МБУ үзәк китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ведомство карамагындагы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат районының авыл кибетендә консультация өстәле оештырды. Сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин катнашында киңәшмә узды.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату гамәлгә ашырыла торган сәүдә объектларының берсендә сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып, укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәр И.И. Искәндәрова кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде. Чара кулланучылар белемнәрен арттыру, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында үткәрелә.