ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Биектау муниципаль районына караган территориядә кулланучылар хокукларын яклау өлешендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча семинарлар сериясен үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Кега» тарасында сыра продукциясен маркировкалау буенча республикада игълан ителгән Эксперимент дәвам итә. Әлеге Эксперимент кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында бары тик махсус маркалар белән маркировкаланган сыра продукциясе генә сатыла. 

Тэги: сыра кегларын маркировкалау

«Хөрмәтле укучылар! Кем үзенең кулланучылар белемен тикшерергә тели?» - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Түбән Кама муниципаль районы 36 нчы мәктәп китапханәсендә узган очрашуны нәкъ менә шундый сүзләр белән башлады. 

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чираттагы тапкыр сәүдә хезмәткәрләре өчен, аерым алганда, Тукай районының «Пятерочка» кибетендә профилактик чара үткәрделәр. Очрашуда азык-төлек продуктларына кагылышлы сораулар буенча фикер алышынды. Сәүдә хезмәткәрләренә әйләнештә була алмаган азык-төлек, материаллар һәм әйберләр турында белү мөһим

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча үткәрелгән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссияләрнең районара утырышы карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы «Болгар сырасы» ААҖ һәм «Булгартрейд» ҖЧҖ вәкилләре белән әлеге җитештерүченең сырасын ведомство буйсынуындагы сәүдә нокталарына китерү мәсьәләсе буенча очрашты.

Тэги: сыра ассортименты

13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 13 сентябрендә Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы кысаларында, Яшел Үзән шәһәренең 26 нчы китапханәләр филиалында «Туган телең – синең җаның, синең дөньяң, синең нур» викторинасында катнаштылар.

Тэги: туган тел

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Канцлер» кибетендә сатучы өчен семинар–уку һәм кулланучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау канцелярия товарлары

2022 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова «Алинә» кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар белеме нигезләре» курсы буенча лекция үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International