ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Сарман» газетасы редакциясендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган, укучылар белән «туры элемтә» булды. «Туры элемтә»дә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова һәм газетаның баш мөхәррире Альбина Сабирова катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Теләче районы бүлегендә гражданнар өчен чара оештырды. Катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге проблемалы тормыш хәлләре һәм алардан закон нигезендә чыгу турында фикер алыштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Казан шәһәре Башкарма комитетында җәмәгать туклануы предприятиеләре белән җәйге кафелар һәм җәйге верандалар урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада 80нән артык җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкиле катнашты. Чара барышында эшмәкәрләргә оешмаларның эстетик күренешен тәэмин итәргә, шулай ук җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә һәм алкоголь продукциясен сатканда барлык нормаларны һәм таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тәкъдим ителде.

Тэги: җәйге кафеларны урнаштыру

19
март, 2025 ел
чәршәмбе

«К» кунакханәсе комплексында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме – 4 төрле 94 шешә сыра.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Түбән Каманың «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Ике дәүләт органы өлкән яшьтәге гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда аларның хокукларын яклау ысуллары турында мәгълүмат бирү өчен көчләрен берләштерде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын арттыру - җирле үзидарә органнарының максатларының берсе. Кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 маддәсендә беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, тиешле вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына хәбәр итәргә хокуклы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әгерҗе районы буенча Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Лилия Гуляева һәм сыйныф җитәкчесе Эльвира Гыйләҗева Т. Гыйззәт исемендәге 3 номерлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән «Үз хокукларыңны яклый бел» дигән темага сыныф сәгате оештырды. 

Тэги: куланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә Арча районының «Алгарыш» Яшьләр үзәгендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары өчен викторина белән танып-белү чарасы үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18
март, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге белгеч-эксперты Зөлфия Әсәдуллина белән берлектә, Яшел Үзән шәһәренең «Пятерочка» һәм «Магнит» кибетләрендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен укулар, шулай ук кулланучылар өчен консультация чаралары үткәрделәр.

Тэги: куланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре һәр чарада мәктәп укучылары һәм студентлар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча анкета уздырды.

Тэги: кулланучылар арасында анкеталаштыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International