ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Корбан Бәйрәме белән котлыйм! Корбан Бәйрәме шатлык һәм бәхет бүләк итсен, һәрберегезгә муллык һәм мәхәббәт алып килсен, гаилә касәсен игелек һәм яктылык белән тулыландырсын. Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз! Сезгә иминлек, сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим!

Әгәр сезгә теплицаны, бакча йортында ишек тәрәзәләрен сыйфатсыз урнаштырсалар, сатып алучы иң беренче итеп сатучыга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Башлангыч этапта аның белән телдән килешүгә ирешергә кирәк, әгәр барып чкмаса, җитди гамәлләргә керешергә - язма дәгъва төзеп, җитешсезлекләрне һәм үз таләпләрегезне күрсәтергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хәзер бахча культураларын сату сезонының кызган чагы. Базар һәм кибет киштәләре карбыз һәм кавын белән тулган. Тик билгеләнмәгән урыннарда оештырылган сәүдәне дә еш очратырга була. Шуңа күрә бахча культуралары сатып алганда, махсус сәүдә итү кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк.

Бахча культуралары белән сәүдә итү сезонлы характерда. Карбыз-кавын сату элмә астында оештырылырга тиеш. Алар җирдә өем булып сакланырга тиеш түгел.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Бәхетле плюс» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре вак көнкүреш техникасы, савыт-саба һәм көнкүреш химиясе товарлары сатучы «Анчар» ҖЧҖ сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына Яр Чаллы шәһәре сәүдә объектларының берсендә озату документларыннан башка гына сыра сату турында шикаять килде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2021 нче елның 14 нче июлендә Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 14 июлендә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контроль чаралар үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районы Чуаш Борнае авылының сәүдә объектында сәгать 10га кадәр сыра сату фактын ачыклады.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2021 елның 14 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Лаеш муниципаль районына чыгу кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре халыкның аң-белемнәрен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның күп санлы шикаятьләре нигезендә, шулай ук «фанфуриклар» дип аталган спиртны сату факты буенча «кайнар линия» телефонына кергән мөрәҗәгатьләр буенча, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контроль чара үткәрелде.

Тэги: фанфуриклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International