26.07.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Х.Мәүләтов урамындагы азык-төлек, сантехника, вакытлы матбугат һәм халык куллану товарлары сатучы сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Дәүләт инспекциясе , «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2021 елның 1 августыннан 18 ноябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 22 июлендә, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан «Колосок» кибетендә контрольлек чаралары үткәрү барышында, 9 сәгать 5 минутта алкогольле продукцияне (сыра) сату факты билгеләнде.
Минераль су - үз составында эретелгән тозлар, микроэлементлар һәм биологик актив компонентлар булган су. Бүген мондый суга ихтыяҗ зур һәм аны даруханәдә генә түгел, супермаркет киштәләрендә дә табарга була. Кызганычка каршы, минераль суның билгеле бер үзлеккә ия булуын һәм эчәргә яраклы суны алыштыру өчен туры килмәвен бөтенесе дә аңламый. Аны дөрес кулланмаган очракта, дәвалану мөмкин түгел. Ә иң начары - сәламәтлек белән бәйле проблемалар кискенләшергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү кысаларында, Түбән Каманың стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра) сату фактын билгеләде. Бинада барлыгы 42 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре табылган һәм тартып алынган.
2021 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- 50% ташлама белән босоножкалар сатып алдым. Сатучылар ташлама булуны сезон тәмамлануга бәйле дип аңлаттылар. Икенче көнне кибеткә кире кайтарырга булдым – аның төсе күлмәккә туры килмәде. Ләкин сатучы аның ташлама белән сатылуын сәбәп итеп, аяк киеме кире кайтарылмый, дип җавап бирде. Бу, чыннан да, шулаймы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерүләрен һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 елның 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, аны алга таба юк итү максатыннан, «Росспиртпром» ААҖнә конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукция тапшыруны үткәрде.
Хәзер бахчалы культураларын сату сезонының иң кызган чагы. Җәйге эссе чорда кавын-карбыз кебек популяр булган азык-төлек продуктларын табу кыен. Аларны балалар да, өлкәннәр дә файдалы үзлекләре өчен яраталар.
21.07.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан, әлеге җиләкләрне сатып алу һәм куллануның тискәре нәтиҗәләрен булдырмаска мөмкинлек бирә торган гади кагыйдәләрне үтәү буенча киңәш итү максатыннан чыгып, кулланучылар арасында анкеталау үткәрелде.
Кибеттә азык-төлекне сайлаганда, һәр сатып алучы аның сыйфатлы булуына һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына ышанырга тели. Нигездә, кулланучылар продуктның тышкы кыяфәтенә, яраклылык вакытына һәм, әлбәттә, бәясенә игътибар итә. Кызганычка каршы, үз хокукларыбызны белмәү товар өчен арттырып түләүгә, сыйфатсыз азык-төлек сатып алуга яки сатучының һәм каравылчының беренче сүзе буенча үз сумкаларыбызны ачып күрсәтүебезгә китерә.