ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Азнакай шәһәре Башкарма комитетында Азнакай муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәрде.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Форпост» үзәге директоры белән берлектә «Акыллы кулланучы һәм граждан» дип аталган дәресләр үткәрде. Дәресләр барышында мондый сораулар каралды:

- кем ул кулланучы,

- товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк,

- сыйфатсыз товар сатсалар, нишләргә,

- азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга һәм үз хокукларыңны ничек якларга кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәрендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка, аның эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.

Тэги: хокук бозуларны профилактикалау

2023 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районы Коморгузы авылында халыкны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем һәм мәгълүмат бирү максатларында гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен Әлмәт шәһәренең «Находка» сәүдә үзәгендә алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча укыту чарасы үткәрделәр. Аерым алганда, «Карри» аяк киеме һәм аксессуарлар кибете бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды, анда сатып алучылар да катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
май, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында сыра продукциясен сатканда тегларны тутыру буенча касса программаларын эшләүчеләр өчен Инструкция урнаштырылган:

https://gosalcogol.tatarstan.ru/metodicheskie-rekomendatsii.htm.

Тэги: сыра кегларын маркировкалау Эксперимент

2023 елның 18 маенда Чирмешән районы учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык планерка узды. Киңәшмәне Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов үткәрде. Планерка барышында муниципалитет эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов та катнашты.

2023 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Кулай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әгәр дә сез пластик тәрәзәләргә заказ бирергә уйласагыз, килешү төзелгәнче товар турында барлык мәгълүматны игътибар белән тикшерегез. Анда түбәндәге мәгълүмат күрсәтелергә тиеш:

- башкаручының исеме, адресы;

- эш режимы;

- техник регламентның исеме яки РФ Техник көйләү турында законнары белән билгеләнгән, товарның туры килүен мәҗбүри раслауны күрсәтүче башка билгеләмә;

- эшләр исемлеге;

- эшләрне башкару вакыты;

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрүне дәвам итәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International