Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече белән берлектә Александровка авылында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан гражданнарны күчмә кабул итү һәм Совхозно-Галактионовский авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
- Кер юу машинасын дистанцион ысул белән сатып алдым, ә ул ватылды, - дип мөрәҗәгать итте кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына.
Кәефсезләнгән хатын-кызга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елдагы РФ Законының 26.1 статьясындагы 5 пункты нигезендә, товарны тиешенчә сатмау нәтиҗәләре югарыда күрсәтелгән Законның 18-24 статьяларында каралган нигезләмәләр аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат шәһәренең «Меридиан» кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрделәр. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товар сату кагыйдәләре аңлатылды.
2023 елның 27 февралендә Алабуга муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы, 10нчы сыйныф укучылары һәм педагогик составы өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елдагы РФ Законына багышланган сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чарада катнашучылар кулланучы һәм сатучы (башкаручы, җитештерүче), товарның җитешсезлеге һәм куркынычсызлыгы кебек төшенчәләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәр И.М. Мөбарәков һәм Кукмара районы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы «Намус Плюс» ҖЧҖ сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар өчен «Итле Гастроном» кибете хезмәткәрләре өчен профилактик чара үткәрделәр. Белгечләр кибет җитәкчесе, сәүдә ноктасы сатучылары һәм кибеттә сатып алучылар белән аралаштылар.
Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы утырышы узды.
Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы, Менделеевск РҮХ, УФССП вәкилләре катнашты.
Кукмара районының Починок-Кучук авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенең бер бурычы - мәгълүмат җыюның, анализлауның өзлексез һәм методик процессыннан гыйбарәт булган бәяләр мониторингын үткәрү. Мониторинг объекты - кулланучы өчен төп параметр - бәя.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими нигездә ведомствога караган районнарның хуҗалык итүче субъектларында хокукый белемнәрне арттыру буенча чаралар үткәрелә.