ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Коррупцион җинаятьләр турында телдән хәбәрләр һәм язма гаризалар, җинаять кылу урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә.

Сезне эчке эшләр органының кизү бүлегендә, прокуратура органнарының кабул итү бүлмәсендә, тикшерү комитетында тыңларга һәм телдән яки язма рәвештә хәбәрне кабул итәргә тиешләр. Шул ук вакытта Сезгә гариза кабул иткән хезмәткәрнең фамилиясе, вазыйфасы һәм эш телефоны белән кызыксынырга кирәк.

Тэги: коррупциягә каршы тору

28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы ярдәмче программасы чараларын үтәү кысаларында инвалидлар өчен оештырылган Сабантуйда катнаштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кулланучыларга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә аңа китерелгән зыянны тулысынча түләүне таләп итү хокукы бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына товарда яки хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләр ачыклануга бәйле рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыга яки башкаручыга зыянны түләү буенча таләпләр кую тәртибе аңлатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Закамье» сәүдә базасының шәхси эшмәкәрләре белән очрашты. Белгечләр шәһәрнең сәүдә комплексларында мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар еш кына үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ләкин нинди дә булса документлар таләп итми, шуңа күрә дәгъваны төзегәндә исемнәрен дә, адресын да, башкаручының фамилиясен дә белми. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү шактый катлаулана.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Зәй сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукция сату вакыты бозылуы турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре тарафыннан турыдан-туры ачыклау нәтиҗәсендә сыра сатуны чикләү чорында, ягъни 22.00 сәгатьтән соң сату факты ачыкланды. Бу факт буенча РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарында кулланучыларга белем бирү һәм профилактик чаралар үткәрү технологиясе» дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

2021 елның 27 июлендә Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары катнашында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча халык алдында фикер алышу булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы үткәрде.

Чара барышында хуҗалык итүче субъектлар Баулы районы территориясендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштылар. 

Тэги: ачык тыңлаулар

2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Екатериновка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, җәмгыятьтә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «Азалия» СК (Казан шәһәре, Х.Мәүләтов ур., 24а йорт) хезмәткәрләре арасында анкеталау үткәрде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International