Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинарлар үткәрде.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре халыкны Азнакай районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында кабул итте. Чара барышында гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре аңлатылды:
Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Муниципаль дәрәҗәдә эшләп килүче кулланучылар хокукларын яклауның мөһим элементы булып халыкка аеруча якын булган җирле үзидарә органнары тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Спас районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары өчен даими нигездә чаралар үткәрә. Чираттагы очрашу «Зубр» ҖЧҖнең «Хлебный» кибетендә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 31 мартындагы 383 номерлы карары нигезендә, идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына белешмәләр кертеп, сыра продукциясе әйләнешен тулысынча күзәтеп бару тәҗрибәсе дәвам итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан законсыз рәвештә спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 2 шешә (5,3 литр) тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Алексеевск бүлеге белгечләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдәге КФҮ филиалында кизү тордылар.
Әлмәт территориаль органына сыйфатсыз башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр - кием-салымны ремонтлау һәм тегү, аяк киемнәрен ремонтлау, чәчтарашханә хезмәтләре, келәмнәрне чистарту буенча хезмәтләр турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә, Әлмәт территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъектлар өчен эш башкаруга һәм хезмәт күрсәтүгә карата кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында күчмә чаралар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул итте.