ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Кибеттән кул чатыры сатып алдым, өйдә аның гөмбәзе кырыенда вак тишекләр таптым. Сатучы миңа башкасын сайларга тәкъдим итте, ләкин миңа башкаларның төсе ошамады. Шул ук төстәге башка кул чатыры сатуда юк иде. Товарны алмашуга ризалашмадым. Мин акчаны кире кайтаруны сорадым. Ләкин минем таләп кире кагылды Бу никадәр законлы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 20 июнендә «АБ ИнБев Эфес» АҖ филиалында алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясе (алга таба – дегустация комиссиясе) утырышы узды.

Утырыш кысаларында чираттагы тапкыр Казан шәһәрендәге «АБ ИнБев Эфес» АҖ җитештергән продукцияне ачык дегустацияләү үткәрелде.

Тэги: сыра дегустация комиссиясе

21
июнь, 2024 ел
җомга

2024 елның 18-19 июнендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Азык-төлек товарлары» номинациясендә «Сөт һәм ит продукциясе» һәм «Икмәк-булка, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» эксперт комиссияләре утырышлары узды.

Тэги: Татарстанның иң яхшы товарлары

23 июньдә Казан шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Исегезгә төшерәбез, чаралар өч мәйданчыкта узачак:

 - Мирный бистәсенең каенлыгында;

 - Лебяжье күлләре урман массивында;

- Дербышки торак массивының каенлыгында.

Тэги: Сабантуй 2024

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 20 июнендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Кама сәүдә комплексында кулланучылар һәм сатучылар өчен чираттагы чара үткәрделәр. Фикер алышуга мондый сораулар тәкъдим ителде:

- балалар киеме кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиешме;

- баланың киемдә туңуы кимчелек булып саналамы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы Туембаш авылында гражданнарны кабул иттеләр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2024 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары буенча Арча территориаль органында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә узды. 

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International