ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Арча районының Иске Чүриле авыл җирлегендә кулланучылар буларак аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрделәр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Верный» кибетендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чара үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша чистайлы, товар кире кайтарылган вакытта бәясе арткан очракта, тиешле сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар белән чираттагы очрашу агымдагы елның июнендә Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте. Чара барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә грамоталы тәртип мисаллары, дәгъва белдерү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Туристлык юлламасын сатып алганда, кулланучы сыйфатлы продуктка өметләнә, әмма ял итүне күңелсезләндерә алган очраклардан кача алмый. Мәсәлән, туристларны килешүдә каралган категориягә туры килмәгән кунакханәгә урнаштырырга мөмкиннәр, кунакханәдә уңайлы шартлар булмаска мөмкин (антисанитария, су белән тәэмин итү булмау һәм башкалар), ә туристка алдан түләгән экскурсияләр бирелми яки өстәмә түләү өчен бирелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Экспертлар советы әгъзалары «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар һәм хупладылар.


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Россия законнары буенча авиаташучылар өчен ике төрле билет сату мөмкинлеге каралган: ташу килешүе өзелгәндә түләнгән сумманы тулысынча кире кайтару (“кире кайтарулы тариф”) һәм әлеге шартсыз (“кире кайтарылмый торган тариф”).

Авиабилет сатып алганчы, сайлаган тариф шартлары һәм кагыйдәләре белән җентекләп танышыгыз, чөнки ул кире кайтарылмаска мөмкин. Кайтарылмас тарифлы авиабилет бәясе, кагыйдә буларак, түбәнрәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт районының Кәләй авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде. Шәхси эшмәкәр әлеге сәүдә объекты буенча бер ел элек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып бара башлаган.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләрен, законнардагы үзгәрешләрне, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен карыйлар.

Тэги: куланучылар хокукын яклау

18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте. 

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International