2023 ел ахырында Аксубай районында яшәүче гаилә җирле кибетләрнең берсендә телевизор сатып алган. Сатып алганда товарны тикшерәләр, телевизор эшли, ләкин кибеттә телевизорны көйләү мөмкинлеге булмау сәбәпле, сурәт булмый. Инструкция буенча, өйдә телевизорны көйләгәннән соң телевизор ун минут эшли һәм үзеннән-үзе сүнә.
2024 елның 29 февралендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова алкоголь базарында катнашучылар һәм администрация хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Муниципаль дәрәҗәдә эшләүче кулланучылар хокукларын яклауның мөһим элементы булып җирле үзидарә органнары тора. «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт ярдәмче программасын башкаручылар белән берлектә уздырыла торган программа чараларын үтәү өчен территориаль орган хезмәткәрләре, комплекслы күчмә чаралар үткәргәндә, беренче чиратта җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова алкоголь базарында катнашучылар һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
Барлык кешеләр дә татлы ризыкларны яраталар дип уйлыйбыз. Ә кемнең дә булса аның нинди продукт икәнлеге турында уйлап караганы бармы? Кондитерлык продукты ул күп компонентлы, кулланырга әзер, билгеле бер формада, чималның төп төрләрен - шикәр һәм (яки) онны, майларны, какао-продуктларны технологик эшкәртү нәтиҗәсендә алынган, азык ингредиентлары, азык өстәмәләре һәм хуш исләр өстәп яки кушмыйча әзерләнгән ризык.
Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Х. Морадымов рәислегендә узды.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында муниципаль хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре ай саен Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.