Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ведомство карамагындагы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен арттыру һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Магнат ҖЧҖнең җәмәгать туклануы оешмасында профилактик визит үткәрелде.
Ныклы гаилә - ул тормыштагы иң төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-берсенә тугрылык ныгытмасы, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы булып тора. Нәкъ менә гаиләдә кеше тирә-юньне, дөньяны танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен үзләштерә, туган илгә һәм якыннарына мәхәббәтне өйрәнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Лениногорск шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының «Мәликә» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар һәм хуҗалык итүче субъект вәкиле өчен укулар үткәрделәр. Очрашу әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, конфликтлы хәлләр килеп чыкканда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз шалтыратып, ике ай элек сатып алынган автомат кер юу машинасы сафтан чыккан очракта кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск районында эшкуарлар, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылар белән очрашулар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова шәхси эшмәкәр А.Р. Нәҗметдинованың «Идеальная пара» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде.
Сатучы һәм кулланучы арасында күн галантерея әйберләрен сатып алганда барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләре түбәндәге нигезләмәләр белән көйләнә:
- 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законы;
- «Күн галантерея әйберләре. Пакетлау, маркировкалау, ташу һәм саклау» ГОСТ 25871-83;
- Җиңел сәнәгать продукциясе куркынычсызлыгы турында ТР Таможня берлегенең Техник Регламенты ТС 017/2011;
- әлеге төр товарларга өстәмә таләпләр, әмма балалар һәм яшүсмерләр өчен, Таможня берлегенең «Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукция куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 007/2011 Техник Регламенты белән билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасында КФҮ ДБУның Балык Бистәсе филиалында З. Шәймәрданов урамы, 31 нче йорт адресы буенча кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде.