ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы хакимиятенең кече залында узган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибендә даруханә учреждениеләрендә бәя хасил итү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук «Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыру турында мәгълүматлар буенча фикер алыштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәхси эшмәкәр, бүлмәләр арасындагы ишекләр сату белән бәйле бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә телдән хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Сатучы ике ишек саткан, аларны башка затлар урнаштырган. Соңыннан кулланучы аңа инде билгеләнгән ишектәге җитешсезлекләрне ачыклауга бәйле рәвештә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Эшмәкәр дәгъвада бәян ителгән таләпләр белән килешми һәм белгечләрдән ярдәм сорарга карар кыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау ишекләр кую

Әгерҗе районында территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Әгерҗе муниципаль районы администрациясе коллективы, шәһәр оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча традицион Бөтенроссия экологик өмәсендә актив катнаштылар. Шәһәр урамнарында үсентеләр – бархатлар, гвоздикалар һәм башка чәчәкләр утыртылды.

Тэги: экология акциясе

Кибеттәге күргәзмә-презентация сатып алучыларның игътибарын җәлеп итү, яңа продуктны күрү һәм бәяләү, шулай ук үзебез җитештергән продукцияне алга этәрү һәм товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле ысулларның берсе булып санала.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 15 нче балалар иҗаты йортында урта сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Шәһәрнең 4 мәктәбе укучылары белгечләр мәгълүматын тыңладылар.

Тэги: финанс белеме

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе янындагы мәйданчыкта узучы үзмәшгульләр ярминкәсендә булдылар.

Татарстанның барлык почмакларыннан эшмәкәрләр ярминкәгә үз идеяләрен - үтеп баручыларга ике меңнән артык төрдән әйберне тәкъдим итү өчен килгән иде. Алар арасында кулдан эшләнгән күчтәнәчләр (кайнатма, өй сыры, как, бал), шулай ук крафт сувенирлары (бизәнү әйберләре, күн, текстиль, таш һәм агач эшләнмәләр) бар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
май, 2022 ел
җомга

2022 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында территориаль орган башлыгының 2020-2021 елларда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафларны түләтү буенча башкарылган эшләр турында территориаль суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче суд приставлары бүлеге начальнигы урынбасары белән эшлекле очрашуы булды.

Тэги: административ штрафлар

Россиянең төрле җитештерүчеләренең һәм хәтта Белорусиянең бер җитештерүчесенең майлылыгы - 72,5% булган 12 атланмай һәм 5% майлылыктагы эремчек үрнәген дегустация комиссиясе әгъзалары исе, төсе һәм тәме буенча сынап карады.

Дегустациядә катнашу өчен иң популяр продукция төрләре сатып алынды, аларның гомуми өлеше республика базарында 70% тан артык тәшкил итә. Базарда Татарстан җитештерүчеләре өстенлек итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау программасын гамәлгә ашыру кысаларында аккредитацияләнгән лабораторияләрдә оештырылган сыйфат һәм куркынычсызлык сынаулары 80 атланмай, шулай ук республика территориясендә сатыла торган 30 төрдәге эремчекне тикшерү белән колачланган.

Тэги: атланмай дегустация эремчек

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. туристлык хезмәтләре күрсәтү өлешендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законга, кулланучы инициативасы буенча килешүне өзү тәртибенә төгәлрәк аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Кулланучы юллама сатып алган, тик авыру сәбәпле, сәфәрдән баш тартырга булган. "Бу очракта кулланучы нәрсәгә исәп тота ала?».

Тэги: туристлык хезмәтләреннән баш тарту

Кулланучылар белемен арттыру, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмчел программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәр һәм гамәли куллану тәртибен дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Россия кооперация университетының Казан кооператив институтының 1 курс студентлары белән дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International