Анкеталаштыру ярдәмендә тикшеренүләр тормышыбызның күп кенә өлкәләре өчен актуаль. Бу алым социологик тикшеренүләрдә, тулаем алганда, җәмгыятьнең картинасын яки кайбер социаль төркемнәрне билгеләгәндә, безнең очракта – кулланучыларның товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле фикерләрен сораштыруда, аларның барлык күренешләрендә кулланыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Яңгул авылында урнашкан «Тургай» кибетендә хосусый эшмәкәр Газимҗанова Л.Ш. хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Сорау: ательега заказ биреп, күлмәк тектердем. Ике тапкыр киеп карарга барсам да, күлмәкне киеп булмаслык дәрәҗәдә бик тар итеп теккәннәр булып чыкты. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?
Җавап:
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы нигезендә, кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына гражданнар шундый сорау белән мөрәҗәгать итә: «Шәһәр кибетләренең берсендә товар сатып алганда сатучы ягыннан начар мөнәсәбәткә юлыктым. Бу кибеттән нәрсә дә булса сатып алу теләге юкка чыкты. Күңелсез хисләр калды. Сатып алучы буларак, миңа карата тупас мөнәсәбәт өчен сатучыны җаваплылыкка тартырга буламы?»
Консервация өчен капкачлар сайлыйбыз. Яз - азык-төлекне консервлау сезонына әзерләнү һәм аларны өй шартларында дөрес саклау турында кайгырта башларга кирәк булган вакыт.
Шуңа күрә, азык-төлек запасы гына түгел, сыйфатлы товарлар: капкачлар, банклар, приправлар һ.б. әзерләү дә мөһим.
Без кыш дәвамында әзерләнгән банкаларны саклап калырга да ярдәм итәчәкбез.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәре «15 нче балалар иҗаты Йорты»нда укучылар белән очрашу оештырдылар. Әлеге иҗат йортына шәһәрнең төрле мәктәпләреннән һәм төрле яшь төркемнәреннән килгән укучылар йөриләр. Белгечләр кече яшь төркеме белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасына керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе субъектлары карамагына кертелгән вәкаләтләр чикләрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыра, шулай ук кулланучылар базарында, шул исәптән куллану базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә, республиканың эчке базарында халык кулланышы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрә.
2022 елның 13 апрелендә Балтач муниципаль районының Яңгул авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Йолдыз бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
2022 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар өчен «Конфискат» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.