Заманча мәгълүмати технологияләр һәм мобиль коммуникация чараларының үсеше сәбәпле әлеге өлкәдә үз хокукларын белүгә, килеп туган проблемаларны хәл итүдә ихтыяҗ һәм актуальлек арта бара.
Ел башыннан ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 172 коррупцион хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 168 очракка кимрәк. Әмма җаваплылыкка тартылган дәүләт хезмәткәрләре саны 127 кешедән 152 гә кадәр арткан. ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов шундый саннар китерде.
2020 елның 2 декабрендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова рәислегендә алкоголь базарын җайга салу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов «Сыйфатсыз алкогольле продукция һәм спиртлы сыеклык әйләнешен булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә «фанфуриклар» дип аталган спирт сату факты буенча гражданнардан кергән күп санлы шикаятьләр нигезендә, Химиклар проспекты, 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелде.
2020 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең мәдәният һәм ял паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырып үткәрде. Әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча район халкының кулланучылар белемен һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
01.12.2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җибәргән материаллар буенча җинаять эше кузгатылды.
Агымдагы елның октябрендә, тикшерү барышында, территориаль орган хезмәткәре Яшел Үзән шәһәрендә яшәүченең алкогольле продукцияне законсыз сатуын ачыклады. Шул ук вакытта, элек әлеге гражданин Яшел Үзән шәһәр суды тарафыннан шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган инде.
Дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарның ялын оештыру, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалау буенча даими һәм максатчан чаралар уздыралар. «Социаль куркыныч хәл» статусына аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы яки аларны карап тоту һәм тәрбияләү таләпләренә җавап бирмәүче балалар һәм яшүсмерләр ия. Шулай ук девиант тәртибенә тартылган һәм закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнар да бар.
2020 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Сәфәровның сәүдә объектында уку-укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәре кибетләренә барып кайттылар.