Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша сатучы тарафыннан товарда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен үтәү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать керде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә торган чаралар кысаларында, үсентеләр ярминкәсендә кизү торды.
Еш кына кулланучылар кибеттә товар сатып алганда, товар бәясе чектагы бәя белән туры килмәгән очраклар белән очраша. Сатучылар, гадәттә, бәянең актуаль булмавына һәм аны алыштырырга өлгермәгәннәренә сылтый һәм кулланучыга бәяне кассада ачыкларга кирәк, ди.
Әлеге ситуациядә закон тулысынча кулланучы ягында һәм кулланучы товарны күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итәргә хокуклы.
2022 елның 22 сентябрендә Лаеш муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында эшмәкәрләр белән очрашу узды.
«Вера» ҖЧҖнең «Роно» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды, әлеге тематика буенча белешмәлекләр таратылды.
Ике кулланучыга сыйфатсыз товар сатып алуга бәйле рәвештә дәгъва белдерү сроклары аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлеге вәкиләре белән Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда, шулай ук Әлмәт шәһәрендә «Сфера» планетарий кинотеатрына сәяхәтне оештыруда катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә вәзгыятьне аңлатуны сорап Түбәнкамалыдан шалтырату килде:
- «Пятерочка» кибетендә азык-төлек сатып алдым, исәп-хисап ясадым, Кибеттән чыккан вакытта ипи алырга онытканымны искә төшердем. Продуктлар белән пакетны әйберләр өчен шкафта калдырдым, ә алырга килгәч, шкафның ачылган булуы һәм минем пакетым юклыгы ачыкландым. Кибет администрациясенә мөрәҗәгать иттем. Алар исә, әйберләрнең сакланышы өчен җаваплылык тотмыйбыз, дигән тупас формада җавап бирделәр. Шул ук вакытта, миңа ачкычны югалткан өчен штраф салырга мөмкин дип әйттеләр, ләкин ачкыч минем кулда иде һәм товар сатып алу чегы да бар иде. Мин бу хәлдән бик нык стресс алдым һәм продуктларны югалтуданмы, әллә инде әлеге кибет җитәкчелегенең тупас мөнәсәбәтеннәнме – белмим. Бу очракта кем хаклы соң?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре «Ромашка» даруханәсе хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар - уку оештырдылар.
Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы катнашында эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән очрашу узды.
Чара барышында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре тикшерелде, иң еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны кисәтү юллары каралды.
2022 елның 21 сентябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы уздырылды.