ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЭБ һәм ПК бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең уртак гамәлләре белән Әлмәт шәһәрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законсыз эшчәнлек факты ачыкланды һәм туктатылды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2022 елның 29 июлендә Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 28 июлендә «Татспиртпром» АҖнең «Усад спирт заводы» филиалында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Дегустациядә джин нигезендә 11 джин һәм спиртлы эчемлекләр үрнәге бәяләнде. Республика, Россия һәм чит ил җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Тэги: дегустация комиссиясе дегустация джин

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Х., алдан түләнгән мебель китерү мәсьәләсен хәл итүдә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Җиһаз сату-алу килешүен төзегәндә ул җиһаз бәясенең бер өлешен алдан түләп куйган. Әмма килешүдә билгеләнгән вакытка шкаф китерелмәгән. Ул сатучыга алдан түләнгән җиһазларны яңа срок белән китереп бирү таләбе белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма аның таләпләре үтәлмәгән. Соңрак сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базары өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларның, кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү, хокукый белемнәрен арттыру максатларында, хуҗалык итүче субъектлар белән даими рәвештә очрашулар, әңгәмәләр, «түгәрәк өстәлләр» үткәрәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. мебель ремонты сузылган очракта кулланучылар хокукларын яклау турында законга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау җиһаз ремонтлау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова хуҗалык итүче субъектлар өчен Лениногорск шәһәренең «Атмосфера» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча чираттагы укуларны үткәрде. Кулланучылар мөнәсәбәтләренең һәр ягы үз хокукларын белсә һәм үтәсә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законнар сатып алучының таләпләрен ирекле канәгатьләндерү стадиясендә үк тулысынча хәл ителәчәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 27 июлендә, Казан территориаль органына караган Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына чыгу кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: хезмәт күрсәтү культурасы

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районы территориясендә урнашкан «Татнефть» ГАҖ «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагеренда балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезләре белән таныштыру максатыннан күчмә чара оештырылды. Укуларны Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай районы буенча Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина белән берлектә үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре халык белән даими рәвештә очрашулар үткәрә һәм кулланучыларның белемен арттыра. Чираттагы очрашу «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән узды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International