ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү үткзрү кысаларында Чистайдагы кибетләр челтәренең берсендә яраклылык вакыты чыккан 16 атамада сыра продукциясе сату фактын ачыклады.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Олы Кавал авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

30
июль, 2021 ел
җомга

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 22.00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр тыю билгеләнгән.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында», 1995 елның 22 ноябрьендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, җәмәгать транспорты хәрәкәте тукталышы пунктларында алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю билгеләнгән.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

2021 нче елның 29 нчы июлендә «Теләче районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең бүлек хезмәткәрләре өчен чара үткәрелде, аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, техник яктан катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды. Очрашуда катнашучылар барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар, мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

- Йорт подвалында «фанфуриклар» сатыла - «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына әнә шундый мөрәҗәгать килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Корабельная ур., 25 адресы буенча йөз биш шешә спирт тартып алды. Контроль чара барышында сатучы ярты сәгатькә якын оборона тота.

Тэги: фанфуриклар алкоголь продукциясен законсыз сату

Кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге законнарны популярлаштыру, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын өйрәнүдә кызыксынуны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Бердәм Россия» партиясенең Саба районындагы җирле бүлекчәсендә гражданнар һәм белгечләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыкларының эш йомгаклары буенча киңәшмә узды.

Тэги: эш нәтиҗәләре

Товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм сатучыдан акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Кайбер очракларда сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләбе белән җитештерүчегә яки импортерга мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.

Гомуми кагыйдә буенча, җитешсезлекләре ачыкланган товар өчен акчаны гарантия срогы яки яраклылык срогы дәвамында кайтарырга мөмкин. Әгәр мондый срок билгеләнмәгән булса, килешле срокта, әмма товар алынганнан соң ике ел эчендә башкарыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча административ тикшерү кысаларында, Чистай шәһәре һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистә кибетләренә бардылар.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International